Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумында татар гаиләсе турында сөйләштеләр


Яшьләр форумында татар гаиләсе турында сөйләштеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:30 0:00

Яшьләр форумында татар гаиләсе турында сөйләштеләр

1-5 август көннәрендә Казанда узучы татар яшьләре форумының өченче көнендә кунаклар "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" дискуссиясендә катнашты. Камал театрында узган чарада теләгән һәркем яшь татар гаиләсе турында үз фикерен белдерә алды.

Чыгышларда татар гаиләсендә мәхәббәт, татар гаиләсендә балаларны тәрбияләүдә әби-бабайларның роле, катнаш гаиләләрдә татар теленең торышы һәм башка бик күп темалар тикшерелде. Делегатлар арасында татар гаиләләренең берләшеп уртакка җир кишәрлеге алу һәм шунда йорт төзеп бер мәхәллә булып яшәү тәкъдимнәре дә яңгырады.

Бәхәсләр күбесенчә татар телендә барды. Шулай да кайбер делегатлар үз фикерләрен урыс телендә яхшырак аңлатып бирәчәкләрен әйтеп, кыенсынып булса да үз карашларын урыс телендә яңгыратты.

Төркия татары Камәр Яфай татар гаиләләрендә әби-бабайлар башкарган рольгә кагылып, үзенең татар телен өйрәнүдә әби-бабасының бик зур өлеш кертүен әйтеп үтте. Залдагылар аның бу сүзләренә кул чабып җавап бирде.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова яшь татар гаиләсендә мәхәббәт белән беррәттән, милләткә каты басым барган вакытта бер җаваплылык хисе дә булырга тиеш, шәхесне тирә-як мохит тәрбияләвен дә онытмаска кирәк, дип белдерде.

Дискуссия барышында форум делегатларыннан катнаш никахларга карата фикерләре дә сорашылды.

"Кемнәр катнаш никахны начар дип саный, ә кемнәр мондый никахларның яхшы булуы турында уйлый?" дигән сораштыруда яшьләрнең җитмеш процентка якыны катнаш никахка тискәре каравын, калганнары исә уңай каравын белдерде.

Бу мәсьәләгә галимә Резеда Сафиуллина да үз фикерен әйтеп үтте. Аның сүзләре залдагы яшьләргә бер киңәш рәвешендә яңгырады.

"Катнаш никах начармы яисә яхшымы дип әйтеп булмый. Кешенең үзеннән тора. Әгәр дә катнаш никахка батырчылык иткән шәхес үз балаларын милли рухта тәрбияли алырга көче җитә дип инана икән, үз тормышы, үз язмышы белән тәҗрибә ясап карый ала. Ләкин алдан ук әйтеп куям, бу бик катлаулы тәҗрибә, аңа көчегез җитсә генә тотыныгыз", диде ул.

Фикерләшү бер сәгатьтән артык барды. Төштән соң яшьләр Арча районына сәфәр кылды. Ә 4 августта VI Бөтендөнья Татар яшьләре форумы делегатлары Болгар тарихи-шәһәрчегенә бара.

XS
SM
MD
LG