Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия халкына каршы чикләүләр кертә


Көнбатыш чикләүләрен яратмаса да, Русия президенты Владимир Путин үзе халык иркен чикләүдән тартынмый
Көнбатыш чикләүләрен яратмаса да, Русия президенты Владимир Путин үзе халык иркен чикләүдән тартынмый

Көнбатыштан яңа чикләүләр янаганда, президент Владимир Путин халыкның ирекләрен чикләүче тагын берничә канунны имзалады.

Русия президенты Владимир Путин илнең бөтенлеген бозуга һәм сепаратизмга чакыру өчен җинаять җаваплылыгын кырыслату канунын имзалады. Илнең территориаль бөтенлеген бозучыларга дүрт ел төрмә, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша сепаратизмга чакыру өчен 480 сәгать мәҗбүри эш һәм биш ел төрмә яный. Җинаять саналган әлеге гамәл өчен иң кечкенә җәза 10 000-30 000 сум. Интернетта сепаратизмга чакыру өчен моңарчы әле беркемнең дә хөкем ителгәне булмады. Сепаратизмга чакыру өчен аерым төрмә җәзасы дигән маддәне Җинаять кодексына кертү турындагы канунны Путин узган ел имзалаган иде.

Шулай ук бүген имзаланган тагын бер канун урам җыеннары тәртибен бозучыларга җәзаны кырыслату турында. Әлеге канунны алты ай эчендә ике тапкыр бозучыларга ким дигәндә 600 000-1 000 000 сум штраф, күп дигәндә биш елга кадәр төрмә яный. Канун полиция көчләренә хакимиятләр рөхсәте белән оештырылган пикетларны уратып алырга мөмкинлек бирә. Тимер юл вокзаллары, энергетика корылмалары, дәүләт чиге һәм президентлар резиденцияләре кебек "аеруча иминлек таләп иткән урыннар" янында җыелу тыела.

22 июльдә имзаланган өченче канун 2016 елның 1 сентябрендә генә гамәлгә керәчәк, чөнки аны тормышка ашыру өчен дөньяның иң зур интернет ширкәтләренең хезмәттәшлеге һәм вакыт кирәк. Моннан соң Русия ватандашлары турында барлык шәхси мәгълүмат Русиядә урнашкан серверларда гына сакланырга тиеш булачак. Twitter һәм Facebook кебек социаль челтәрләр Русиядә үз вәкилчелекләрен ачып Русия ватандашлары турындагы мәгълүматне шунда урнаштырырга тиеш. Дөнья буйлап кунакханәләләр эзләү өчен кулланылган booking.com хезмәте дә Русия белән эш итәргә теләсә, үз серверларын Русиягә күчерергә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG