Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Токиода татарлар белән очрашты


Татарлар белән очрашу, Токио, 2014 елның 20 марты
Татарлар белән очрашу, Токио, 2014 елның 20 марты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында пәнҗешәмбе Токиода 1938 елда татарлар төзегән мәчеттә булды һәм Япониядә яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуга Токио һәм Сан-Франциско татарлары килгән.

Татарстан президенты кая гына барса да шунда яшәүче татарлар белән очрашу гадәтен бу юлы да саклады. Токиода барган Русия-Япония инвестицияләре форумына килгән Рөстәм Миңнеханов 20 март көнне Токио мәчетендә Япония татарлары һәм татарлар тормышы белән кызыксынган японнар белән очрашты.

Миңнеханов Япония татарлары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Бу чарада катнашкан Юто Хишияма сүзләренә караганда, очрашуда 15ләп татар белән бергә татарларны һәм Үзәк Азияне өйрәнүче белгечләр булган. Юто үзе интернетта "Аерылмагыз" җырын тыңлап татар теленә гашыйк булган һәм бер ел эчендә татар телен өйрәнгән япон егете.

Рөстәм Миңнехановка Кырым турында сораулар күп булган
Рөстәм Миңнехановка Кырым турында сораулар күп булган
XS
SM
MD
LG