Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" проекты янә укучылар җыя


"Ана теле" проектында өченче баскычтагы дәрес
"Ана теле" проектында өченче баскычтагы дәрес

"Ана теле" проекты үзләре кызыксынып һәм шулай ук мәҗбүри теркәлгән татарча яхшы сөйләшүчеләрдән арынды. Бу проект татар телен өйрәнергә теләүчеләрне янә үзенә җыя.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Лилия Салихова сүзләренчә, "Ана теле" проекты (anatele.ef.com) 2014 елның 1 гыйнварыннан тулы куәтенә эшләп китәчәк.

Әле күптән түгел генә бу проектта татар телен өйрәнүнең җиденче баскычы эшли башлады. Бу баскычта дөрес язу лабораториясе, дөрес әйтү күнегүләре урнашкан битләр дә бар. Барлык баскычлар да әлегә сынап карау рәвешендә генә эшли. Салихова сүзләренчә, төрле җитешсезлекләр, мисал өчен, сәхифәдәге күнегүләр дөрес ачылмау очраклары һәм шулай ук хаталар да килеп чыгарга мөмкин. Махсус төркем бу җитешсезлекләр килеп чыкса, аларны шунда ук төзәтергә керешә.

"Ана теле" тулы куәтенә эшли башлагач анда тугыз баскыч булачак һәм төркемнәр өчен онлайн дәресләр дә оештырылачак.

"Алга таба тугыз баскычны үткән кешеләр теләсәләр укуларын дәвам итә ала. Алар төркемнәргә туплана. Махсус укытучылар алар белән онлайн режимда телне камилләштерү өчен төрле дәресләр оештырачак. Бу Skype аша тел өйрәнүгә ошаган, әмма элемтә Skype аша түгел, ә "Ана теле"нең махсус бер бүлегендә булдырыла", ди Салихова.

"Ана теле"нә теркәлү бите
"Ана теле"нә теркәлү бите
Бу проект сынау рәвешендә эшли башлаганда кулланучыларга 10 мең урын бирелгән иде. Әмма ул урыннар бик тиз тулды һәм чынлап торып ана телен өйрәнергә теләүчеләрнең бер өлеше читтә калды, алар бик теләсәләр дә теркәлә алмады. Проект эшли башлаганны күрсәтү өчен, өстән күрсәтмә төшеп, татар мәктәпләрендәге татарча яхшы сөйләшкән укучыларны да бу проектка теркәлергә мәҗбүр иткәннәр дигән сүзләр булды.

"Ничегрәк эшли икән дип мин үзем дә теркәлгән идем. Андыйлар булды шул. Күп кенә татар теле укытучылары бу проектны хәзер дәрестә дә куллана, укучылар белән бергә эшлиләр. Интерактив такталары булса һәр дәресне анда да чыгарырга була", ди Салихова.

Бу сәхифәгә кызыксынып кына теркәлгәннәр һәм шулай ук мәҗбүри рәвештә куып кертелгәннәр чистартылган инде. 7 мең 500 кешенең лицензиясе кире алынган. Актив рәвештә татар телен өйрәнүчеләр ике меңләп кенә кеше калган. Меңнән артык кеше – яңалар теркәлгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан вакытта әлеге сәфәрдә катнашкан мәгариф министры Энгел Фәттахов "Ана теле" проектында урыннар 10 мең генә түгел, ә киләчәктә кулланучылар саны 30 мең булырга мөмкин, дип белдергән иде.

Бу проект өчен җаваплылар бүген шушы 10 меңне тутыру өчен тырышуларын әйтә. "Әлегә бу 10 меңнең бөтен урыннары да алынмаган. Элек безнең бу проекттагы урыннар беткәч көтеп торучылар исемлеге булдырылган иде. Киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр 10 меңнән дә арта башласа кулланучылар санын арттыру мәсьәләсе дә күтәрелер дип уйлыйм", ди Салихова.

"Ана теле"ндәге дәресләрнең берсе
"Ана теле"ндәге дәресләрнең берсе
"Ана теле" проекты чистартылганнан соң сәхифәгә теркәлү дә үзгәрде. Элек кемнең каян кергәнлеге күрсәтелмәсә, хәзер проект өчен җаваплылар теркәлүчеләрнең каян икәнен белә ала. "Яңа теркәлүче мең кешенең 50дән артыгы чит илләрдән, калганнары Русия төбәкләреннән, Татарстан белән Башкортстаннан", ди Салихова.

2014 елдан тугыз баскычны өйрәнү һәм онлайн дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бер елга гына биреләчәк. Салихова сүзләренчә, бер тапкыр теркәлеп җитәрлек дәрәҗәдә татар телен үзләштерә алмаганнарга икенче кат теркәлеп уку мөмкинлеге турында әле уйланмаган. Ул бушка булачакмы, әллә түләүлеме – шулай ук билгеле түгел.

"Ана телен" өйрәнгәндә һәр баскычны үткән саен аны бетергәнлеккә сертификат биреп барыла. Берәр кая эшкә урнашканда әгәр кешедән татар телен белү-белмәвен сорасалар, ул "Ана теле" проектында укып чыкканлыгы турында документ күрсәтә ала, ди Салихова.

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. "Ана теле"н эшләтеп җибәрү мәгариф министрлыгына йөкләнде һәм моның өчен хөкүмәттән акча бирелә.

Быел гыйнвар башында министрлыкның милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин Азатлыкка “узган елның сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG