Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улым белән ФСБ кешеләре очрашуын теләмим"


Зөһрә Вәлиуллина оныгы белән
Зөһрә Вәлиуллина оныгы белән

Равил Минһаҗевның Гуантанамо төрмәсендә утыруына унөченче ел китте. Ул анда Русиядән булган бердәнбер тоткын. Равил шушы еллар эчендә Русия полициясе тарафыннан эзләүдә санала. Азатлык хәбәрчесе Равилнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина фикерләрен белеште.

Март аеннан башлап Русия матбугаты мәгълүматларына караганда, рәсмиләр Гуантанамода утыручы Равил Минһаҗевның бу төрмәдә нинди шартларда тотылуы белән кызыксына башлаган. Бу юнәлештә тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кайбер эш башлавы, Русия тоткыны белән очрашып сөйләшүләр оештырырга теләве хакында да әйтелде.

Ләкин Равил Минһаҗевның Русия вәкилләре белән очрашырга теләмәве дә билгеле булды. Русия һәм АКШ вәкилләре бу мәсьәләдә уртак фикергә килә алмаган бер вакытта без 2001 елда Әфганстанда америкалылар тарафыннан кулга алынып, Кубадагы Гуантанамо төрмәсенә ябылган Равил Минһаҗевның әнисе белән очрашып бу вазгыятькә карата кайбер фикерләрен белдек.

– Зөһрә апа, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сезнең тоткынлыктагы улыгыз белән очрашу мөмкинлекләре хакында белдерүләр ясый башлады. Сез моны ничек кабул иттегез?

– Миңа күптән түгел Америка хокук яклаучылары шалтыратканнар иде. Алар Русия ягының Равил белән очрашырга теләкләре булуын әйтте. Алар Русиядән кем, нинди сораулар белән килүе хакында белүне шарт итеп куйган. Шуннан башка хокукчылар миңа башка берни дә әйтмәделәр. Менә хәзер интернеттан гына Равилнең мондый очрашу-күрешүләр тәкьдименнән баш тартуын белдек.

– Менә моңа кадәр Равилгә Америка ягыннан гаепләүләр белдерү турында ишеткәнегез булдымы?

– Анысын да интернеттан гына беләбез, анда да Америка ягының гаеп белдермәве хакында әйтелә. Әле кайчан гына тагын да шул интернет аша сөйләштек. Тормышлары искечә инде. Утыруы унөченче елга китте бит. Нервылары какшаган. Ашау-эчүләре нормаль диде, башка якларын сөйләмәде.

– Русия полициясе Равилне эзләтүгә биргән дигән сүзләр дә ишетелә. Монысы ни дәрәҗәдә дөрес?

– Равилне эзләүгә бирүләрен дә интернет аша белдек. Әле мин быел гыйнвар аенда улым язмышы белән кызыксынып Чаллы прокурорына мөрәҗәгать иткән идем. Анда Равилне нидә, нинди эшләрдә гаепләү хакында да сораулар бар иде. Өч ай вакыт узса да, прокурор Евграфовтан җавап ала алмадым.

– Әгәр сезнең улыгыз белән Сергей Лавров үзе очрашырга теләсә, ничек карыйсыз?

– Лавров зур кеше, аның белән очрашуны бәлки хуплар да идем. Ләкин ФСБ кешеләре белән очрашу кирәк түгелдер. Чөнки алар Равилгә карата бик начар язмалар белән чыкты. Алар Равилне эзләүгә – розыскка да биргәннәр. Нәрсә буенча биргәннәр, билгесез. Равилнең төп гаебе – ул чикне узган. Ни өчен узган, чөнки начар саклаганнар. Яхшырак сакларга кирәк булгандыр.

* * * *

Равил Минһаҗев турындагы интернет хәбәрләре, газет язмалары аның әнисе Зөһрә Вәлиуллинаның кәефен күтәрми, киресенчә, аның авыруларын көчәйтә. Шунлыктан без биреләсе сорауларны шактый кыскартырга мәҗбүр булдык.
XS
SM
MD
LG