Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борай Шәрәфи улы Нью-Йоркта җирләнде


Габдрахман Сакмари. Гаилә альбомындагы фото
Габдрахман Сакмари. Гаилә альбомындагы фото

Нью-Йоркта яшәүче Сакмарилар гаиләсе 92 яшьлек Габдрахман бабайны соңгы юлга озатты.

Бик еракта яшәүче, хәтта беркайчан да күрмәгән, белмәгән милләттәшләрнең гомере өзелү дә сискәндереп җибәрә. ХХ гасыр дәвамында дөньяның төрле кыйтгаларында тормыш иткән, катлаулы юллар үткән милләттәшләрнең язмышы татар халкы тарихының кечкенә булса да бер мизгеле.

Сан-Францискода яшәгән Шәмсия Апакайның якты дөньядан китүе, Пенза якларыннан Кытайга күчеп, 20 ел дәвамында Сталин төрмәләрен татыганнан соң Төркия аша Америкага барып чыккан Эмрулла Агиның Нью-Йоркта вафат булуы Казан җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп иткән иде.

Габдрахман Сакмари да, Эмрулла Аги кебек үк, хәзерге шартлардагы Казанны, Татарстанны күрә алмады. Әмма Габдрахман бабайның тормышы һәм аның гаилә шәжәрәсе татар халкының катлаулы язмышын чагылдыра. Ул 1917 елда Башкортостанның Борай районында билгеле эшкуар Шәрәфетдин Хәмитов гаиләсендә туа. Кызыллар белән аклар сугыша башлагач, аның гаиләсе Себергә, ерак Шәрыкка, аннан Кытайга күчә. Икенче дөнья сугышыннан соң аның бертуган энесе Насретдин Хәмитовны Харбинда Совет хәрбиләре үзләре белән Хабаровский якларына алып киткәннәр.

Шуннан соң Насретдиннән хатлар килсә дә, ниндидер сәбәптән аның туганнары белән элемтәсе өзелә. Габдрахманның сеңлесе Сатика апа әле дә Истанбулда яши. Ә аның улы Фәрид Бичури Төркиядә, кызы Фәридә Хәмит Финляндиядә тора. Ә Габдрахман 60нче елларда Америкага күчеп, анда механик вазифасында эшләгән, Наил һәм Наилә исемле балалар үстергән. Аның тормыш иптәше Рабига ханым Нью-Йоркта. Дүшәмбе көнне Сакмарилар гаиләсе 92 яшьлек Габдрахман бабайны соңгы юлга озаттылар.

Бу хәбәр Башкортостанның Борай районында яшәүчеләргә яхшырак аңлашыр. 20нсе гасыр башында Габдрахман Сакмаринең әтисе Шәрәфетдин бай Борайда мәчетләр, кибетләр салган. Соңгы елларга кадәр Шәрәфи байның оендә Борай районының музыка мәктәбе урнашкан иде. Хәзер дә борайлылар кайчандыр монда яшәгән һәм биредәге халыкның тормышын үзгәрткән Шәрәфи турында онытмыйлар.

Нью-Йоркта күмелгән Габдрахман Шәрәфетдиннәр нәселендә иң озак яшәгән кеше буларак та истә калачак. Аның авыр туфрагы җиңел булсын, милләттебезнең гаилә шәҗәрәләре онытылмасын. Яңа туган балалар да, 100 яшәр аксакаллар да онытылмас дип өметләнергә кала.

“Азатлык” радиосы бер ел элек Габдрахманның энесе Насретдин Хәмитовны эзли башлаган иде. Хәзергә әле аның балаларын яки оныкларын табарга насыйп булмады. Иртәме-соңмы еракка сибелгән кардәшләр яки аларның балалары, оныклары нәсел шәҗәрәсендә булса да, очрашырлар.
XS
SM
MD
LG